Зәй районында техника сакларга кую әзерлеге буенча бәйге узды

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләре тәмамлануга бара, хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын кышка әзерләүгә куяр чак җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп сакларга куюга аеруча игътибар ителә.

Районда машина-трактор паркларының техника сакларга кую әзерлеге буенча бәйге узды. Җирәбә буенча бәйге 6 хуҗалыкта үтте. Алар – “Восток” агрофирмасының “Сармаш”, “Үрнәк”, “Зәй”нең “Нур”, “Шепкә”, “Зәй шикәре”нең “Сәвәләй”, “Заман” бүлекчәләре. Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, “Агро-көч” төркеме, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, ТР районнарындагы Дәүләт техник күзәтүе идарәсе инспекторлары, агрофирма баш инженерлары катнашты. Комиссия әгъзалары техниканы кышлатуга кую дәрәҗәсен, машина-трактор паркының төзеклеге, көзге-кышкы ремонт өчен объектларның әзерлеге, ремонт барышында материал стимуллаштыру һәм хезмәткә түләү һ.б.ларга игътибар итте. Гомумән, парктан чәчкеч, җир эшкәрткеч, машиналарның, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның үз вакытында төзекләндерелүенә комиссия аерым басым ясады, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

Бәйге нәтиҗәләре буенча мөмкин булган 170 баллның 168ен “Сармаш” бүлекчәсе җыеп, I урын алды. Икенче урынга “Шепкә” белән “Сәвәләй” бүлекчәләре ия булды.

– “Сармаш” бүлекчәсендә әлеге җәһәттән эш ел да тиешле дәрәҗәдә оештырыла, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Марсель Рәхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International