Марат Әхмәтов «Казан» Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсенең барышын тикшерде

2013 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Казан» Агросәнәгать паркында «Татпотребсоюз»ның структур бүлекләре оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсен тикшерде.

Монда ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре һәм оешмалары авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте.

Продукция чагыштырмача кулай бәяләр белән аерыла. Мәсәлән, 10 данә йомырканы 44 сумга сатып алып була. Бер кг кишер 11 сум тора, чөгендер – 12, алма – 25. Казанга дәвалау үләннәре дә, бал һәм хәтта итекләр китерелгән. Тулаем алганда, 24 млн. сумлык товар китертелгән. 320 сатучы җәлеп ителгән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сәүдә рәтләрен карап үтте, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Тулаем алганда, ул ассортименттан һәм китертелгән продукциянең сыйфатыннан канәгать калды. 

Теләкләргә килгәндә, ул республика районнарында «Татпотребсоюз» предприятиеләренә җитештерүне модернизацияләүгә күбрәк игътибар бирергә, аерым алганда, икмәк пешерү цехларын, туклану продуктлары чыгару буенча башка производстволарны яңартырга кирәк, диде.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International