Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыклар һәм КФХ ел саен миллионга якын тавык алачак

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстанда шәхси хуҗалыклар һәм КФХ ел саен миллионга якын тавык алачак. ТР Мөслим һәм Тукай районнары фермерлары йомырка сала торган тавыклар үстерә башлый. Бу хакта ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе хәбәр итте.

Бүгенгә республиканың Мөслим һәм Тукай районнарында кошларны тоту өчен урыннар ясалган. Мөслим районының кошчылык комплексында 230 мең чебине урнаштыру планлаштырыла, Тукай районында – 60 мең.

Фермерлар, үз җитештерү мәйданчыкларында үстерү өчен, чебиләрне Удмуртиядә сатып алачак. Чебиләр тавык стадиясенә җиткәч, шәхси хуҗалыкларга һәм КФХна сатачаклар. Ел саен республика халкына 1 миллионнан артык тавык китереләчәк.

Бу тавык йомыркасына бәяне арзанайтырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International