ТР Президенты: «Яхшы һава шартлары торганда чөгендер уңышын җыеп алу зарур»

2013 елның 20 октябре, якшәмбе

Татарстанда 41,2 мең гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 72 % дигән сүз. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 14 мең гектардан татлы тамыразыкны җыеп аласы калды, кырда эш тәүлек буе бара. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов белдерде.

Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Минсәгыйрь Нуретдинов белдергәнчә, кырлардагы уңышны җыеп алу өчен һава торышы җитди кыенлык тудыра. Шикәр чөгендере биләгән иң зур мәйдан Зәй, Буа, Нурлат һәм Сарман районнарында кала.

Рөстәм Миңнеханов җыелган шикәр чөгендерен кырдан вакытында алып чыгуны оештыруны һәм һава торышы яхшы торганда уңышны җыеп бетерүгә көч куюны сорады.

Республикада азык әзерләү эшләре тулы көченә бара, дип белдерде министр урынбасары.

Моннан тыш, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникасын кышка әзерләү эшләре алып барыла. Кышкы чорда районнарда 12 меңнән артык тракторны, 4 мең комбайнны, шулай ук чәчкечләрне һәм культиааторларны ремонтлау зарур.

                                           Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International