Кайбыч муниципаль районы агрофирмаларында шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуларда эшнең тукталып торганы юк.
Быел Багай кырларында чөгендер уңган, шуңа да татлы тамыр игүчеләрнең кәефе күтәренке. Агрофирма буенча ул 1104 гектар мәйданда игелгән. Багай филиалы җитәкчесе Юрий Кочнев әйтүенчә, бригадада шикәр чөгендере 470 гектар мәйданны били. Басуда хәзерге вакытта өч “Ropa” чөгендер алу комбайны эшли. Бер комбайн сменага 14-17 гектар мәйданда эш башкара.
"Мин, биредә баш агроном булып эшли башлаганнан бирле, быелгыдай уңыш үстерелгәне юк иде әле. Үткән елларда һәр гектардан 350-390 центнер уңыш алынса, быел ул 450 центнер тәшкил итә", – ди агроном Рәис Минһаҗиев.
"Чит илдә эшләнгән әлеге куәтле чөгендер алу комбайнында икенче елын эшлим. Аның җитештерүчәнлеге югары. Ватылса, ремонтчылар бригадасы тиз арада килеп җитә. Алтын вакытларны сарыф итеп, озаклап туктап торганыбыз юк", – ди күрше районнан эшкә килгән Рамил Мөхәммәдъяров.
Шикәр чөгендерен Буа шикәр заводына озатачаклар. Татлы чималның уңышы югары, шуңа да аны тиз арада югалтуларсыз җыеп алу бурычы куела, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.