Узган атнада Азнакай районында авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, ТР буенча “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев һәм башка күренекле кунаклар катнашты.
Бу көнне иртәдән үк Сөембикә урамында бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итте.
Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршындагы авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тормышын чагылдырган, алдынгыларның фотосурәтләреннән торган күргәзмә оештырылды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, олы рәхмәтен белдерде.
Марат Әхмәтов үзенең котлау сүзендә азнакайлыларның җүмһүриятебезнең уртак калачына иң зур өлеш кертүләрен, гомумән, республикада динамик үсеп килүче районнарның берсе буларак, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге буенча алга китүен билгеләп үтте. Алга таба да уртак тырышлык белән шул югарылыктан төшмәүләрен теләде.
– Азнакай республиканың икмәк данын кайтарды. Тотрыклы уңай үзгәрешләр дәвамлы булсын. Бу уңышларның нигезендә никадәр тырышлык ятканын, игенчеләрнең никадәр тузан ашаганнарын яхшы беләм , – диде ул авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткереп.
Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Хезмәт алдынгылары РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Азнакай районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Шулай ук, бер төркем авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җитәкчеләре, белгечләре, алдынгылары санаторий-профилакторийларга путевкалар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә район газетасы.