ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 9 аенда ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында сөйләштеләр

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасарлары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, инвестицион компанияләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.

“Терлекчелек тармагының проблемалы мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары” темасына доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, агымдагы елда 257,2 мең т терлек һәм кош үстерелгән, бу үткән ел күрсәткеченнән 105%. Шул исәптән, мөгезле эре терлек – 68 мең т, дуңгызлар – 66 мең т, кошлар - 121,6 мең т.

Бу чорда 8 млн. 29,1 мең т сөт савып алынган. Саба, Әтнә, Балтач районнарында әлеге продукцияне җитештерү буенча уңай динамика күзәтелгән.

Сөт җитештерү буенча уңай динамикалы инвестицион компанияләр арасында - “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы ҖЧҖ (үткән ел дәрәҗәсенә караганда, үсеш – 17,4 т), “Алтын Саба - М” ҖЧҖ (3 т), “Сервис-Агро” ҖЧҖ (3,3 т), “Союз-Агро” ҖЧҖ (7,4 т), “Татагрохим” ААҖ (4,4 т) һ.б.

“Үсемлекчелек тармагы буенча елга якынча нәтиҗәләр һәм агымдагы бурычлар” темасына доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, 2014 нче елда, яхшы уңыш алу өчен, ТР игенчеләренә туфракта дымны туплау һәм саклауга, вегетация чорында чәчүлекләрне сыйфатлы рәвештә үстерү һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләренең культураларын һәм сортларын дөрес сайлауга игътибар бирергә кирәк.

Авыл хуҗалыгын механизацияләү мәсьәләләре буенча министрның икътисадның әлеге секторы буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады.

2013 нче елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен керем динамикасы турында министрның икътисади һәм аграр үзгәртүләр буенча урынбасары Николай Якушкин сөйләде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов агымдагы елның катлаулы булуын әйтте. Хәзер аны лаеклы рәвештә төгәлләргә, барлык булган ресурсларны җәлеп итәргә кирәк. Аның фикеренчә, терлекчелеккә - Татарстанда табыш алуның төп чыганагына – аерым игътибар бирергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International