Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләр слёты узачак

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия  слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм  итү тора.

Әлеге чара 2009 елдан бирле оештырылып килә. Быел исә, Россиянең төрле төбәкләреннән 300 дән артык яшь, өметле, җиң сызганып эшләүче эшмәкәрләр җыелачак.

2013 елда слётның темасы – “Авыл. Яшьләр. Бизнес”. Чара кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган укулар, авыл яшьләренең уңышлы проектлары белән, шулай ук Алтай өлкәсенең алдынгы авыл эшмәкәрләре белән  танышырга һәм аралашырга мөмкин булачак.

Чараның оештыручылары: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Икътисад министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россиянең авыл яшьләре союзы һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International