«Минем кече Ватаным» IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы эшләрен бәяләү йомгаклары буенчаРоссия Федерациясенең 18 субъектыннан конкурс премияләренә 29 номинант билгеләнде. Бу исемлеккә Татарстан Республикасыннан да ике катнашучы керде.
Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәсе органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2013 елның 6 ноябренә шикәр (фабрика) чөгендере 779,7 мең га мәйданнан яисә җыела торган мәйданның 86,1%ыннан чыгарылды ( 2012 елда – 966,4 мең га, 2011 елда – 890,0 мең га). 33,9 млн. тонна татлы тамыр (2012 елда – 36,8 млн. тонна, 2011 елда – 34,5 млн. тонна) җыеп алынды. Уңдырышлылык 434,7 ц/га (2012 елда – 380,3 ц/га, 2011 елда – 387,9 ц/га) тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.
Бүген Казан шәһәренең 4 районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, анда республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең кулай бәяләрдән бик күп төрле продукциясе (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) китерелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында орлыкчылык мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булып узды.
2013 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы музеен ачу тантанасы булды. Россиянең 81 субъектыннан материаллар туплаган Музей заманча 3D технологиясендә һәм тулысынча виртуаль эшли.
2013 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасында 1771,0 мең га җир эшкәртелгән, бу барлык җирнең 86 % ын тәшкил итә, шул исәптән 261,5 мең га җир тирәнтен эшкәртелгән. Җир эшкәртүне Татарстан Республикасы Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары төгәлләделәр.
Узган атнада “Тулпар” УСКда Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексының фәнни-мәгариф класстерларына керә торган техникумнар һәм колледжлар студентларының I спорт уеннары булды.