Көн тәртибендә – ветеринария өлкәсендәге законнарны камилләштерү

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаментындагы эшче төркемнең ветеринария өлкәсендәге норматив хокукый базаны наркотик чараларны һәм психотроп дару чараларын ветеринариядә куллану әйләнеше өлешендә камилләштерү мәсьәләләре буенча беренче утырышы булды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге эшче төркемне төзү турындагы карар ветеринариядә наркотик матдәләрне һәм психотроп препаратларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл йомгаклары буенча кабул ителгән иде, ул утырыш “Алтын көз – 2013” Россия агросәнәгать күргәзмәсенең XV эшлекле программасы кысаларында 10 октябрьдә булган иде.

Эшче төркем эшчәнлегендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе - наркотик чараларны һәм психотроп дару чараларын ветеринариядә куллану номенклатурасы буенча мәсьәләне, шулай ук ветеринариядә куллану өчен һәр наркотик чараның һәм психотроп дару чарасының конкрет нормативларын эшкәртүдән гыйбарәт.

Эшче төркем утырышында наркотик чараларны һәм психотроп дару чараларын ветеринариядә куллану әйләнеше өлкәсендә беренче чиратта үзгәрешләр кертелергә тиешле өстенлекле норматив хокукый актлар билгеләнде.

                                                                     Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International