Татарстан Республикасында 185 мең т шикәр җитештерү көтелә, бүгенгә 80 мең т продукция җитештерелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республикада шикәр чөгендеренең тулай күләме 2 млн.т булачак, якынча 2 мең гектарны җыеп аласы калган, дип ачыклык кертте министр. Зәй һәм Буа районнары иң “шикәр”ле районнар булып кала бирә.
Быел көнбагыш уңышы - 13,9 ц/га, бүгенгә 34 мең га суктырылган (42%).
Татарстанда туфракны эшкәртү эшләре бара, бүгенгә 1,750 млн. га эшкәртелгән (84 процент), дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, октябрьдә кайбер районнарда сөт производствосының кимүенә юл куйганнар. Ул инвестицион компанияләрнең җитәкчеләрен әлеге мәсьәләгә җитди якын килергә чакырды.
1 кг сөт өчен субсидияләр турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов искәртеп үткәнчә, 2014 нче елда субсидияне сөт производствосын кимендә үткән ел күләме кадәр сөт белән тәэмин итүчеләр алачак.
Министр савучыларны лаеклы рәвештә хезмәт хакы белән тәэмин итәргә чакырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе елда саву җиһазларын бик күп күләмдә модернизацияләү фаразланыла.
Татар-информ