ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүмәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районында булып кайтты.

24-25 декабрьдә «Нуркеево» агрофирмасының «Юлтимирово» сөт комплексы базасында “Бозаулы эре мөгезле терлекләрнең сәламәтлеге көтүлекнең һәм яшь терлекләр сакланышының нигезе” дигән тема буенча ике көнлек уку ештырылды.


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында «2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан тулысынча кабул ителде. Закон проектын ТР финанс министры Радик Гайзатуллин кертте. Финанс министрлыгы башлыгы аңлатып киткәнчә, «2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нормалары нигезендә кертелә. 

Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУ (ФГБОУ ВПО КГАУ) базасында югары аграр мәгариф учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары белән урта махсус уку йортларының чыгарылыш курслары студентлары арасында уздырылган “Яшь фермер” интеллектуаль уенының региональ этабына йомгак ясалды.

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 24 декабрендә Буа муниципаль районында “Игенчелек елына йомгаклар һәм 2014 елга тармак бурычлары” темасына киңәшмә узды.

Чара министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә барды.

24 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров авыл территорияләрен тотрыклы үстерүнең төбәк максатчан программаларын сайлап алу буенча утырыш үткәрде.


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 12 - 15 декабрь көннәрендә Алексеевск ш.т.п.да ТР «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан авыл районнарының иң көчле ир-егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.

Росстатның язгы исәп күрсәткечләре буенча агымдагы елда илнең барлык категориядәге хуҗалыкларында бәрәңге җире 2,1 млн. га мәйданны биләп тора. Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәләре органнары хәбәр иткәнчә, барлык категориядәге хуҗалыкларда бәрәңге 30,5 млн. тоннага якын җыелды. Бу узган елдагыга караганда 3 %ка күбрәк һәм 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү программасының еллык максатчан индикаторы үтәлешенә туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International