2013 елның 12 - 15 декабрь көннәрендә Алексеевск ш.т.п.да ТР «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан авыл районнарының иң көчле ир-егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.
Ярышларда 22 команда, шул исәптән Татарстан Республикасының 16 авыл районыннан 14 ир-егетләр һәм 8 кызлар командалары катнашты. Барлык катнашучылар саны 240 кеше иде.
Ир-егетләр һәм кызлар командалары арасында I урынны Минзәлә муниципаль районы катнашучылары алды.
Ир-егетләр командалары арасында II урынга Апас муниципаль районы катнашучылары чыкты, III урын Алексеевск муниципаль районы катнашучыларына эләкте.
Алексеевск муниципаль районының кызлар командасы II урынны алды, III урынга Буа районы кызлар командасы чыкты.
Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Спорт-массакүләм чаралар авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, спорт төрләрен популярлаштыру һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатында уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, шул ук максатлар белән 2013 елның 11 – 16 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә VIII җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары үткәрелгән иде.