24 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров авыл территорияләрен тотрыклы үстерүнең төбәк максатчан программаларын сайлап алу буенча утырыш үткәрде.
“Ел тәмамланып килә, ә аның белән бергә - Россия Федерациясе Икътисадны үстерү министрлыгы югары нәтиҗәле дип таныгын - “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру да азагына якынлашып килә. Әлеге Программа чаралары авыл кешеләренә шактый файда китерде”, - дип, ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе. Һәм дәвам итте: “2014 елдан “2014 – 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” яңа федераль максатчан программасытормышка ашырыла башлый. Без авыл территорияләрен үстерүнең сыйфатлы яңа алымнарына һәм таләпләренә күчәбез. Монда тәп төшенчәләр - “комплекслы” һәм “тотрыклы” сүзләре. Федераль министр, программаны гамәлгә ашыру төбәкләр җитәкчеләреннән “авылның киләчәк үсешен берничә елга алдан күрүне” таләп итә, дип билгеләп китте.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты директоры Дмитрий Торопов, Комиссия каравына 79 төбәк программасы тапшырылды, дигән мәгълүмат бирде. Катнашуга 76 программаны кертергә тәкъдим ителә, өч программа (Ингушетия Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Магадан өлкәсе) төшереп калдырыла. Катнашуга кертелгән 76 программадан 74ен сайлап алырга тәкъдим ителә, ике программа (Мурманск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы) кире кагыла. Аталган биш тйбәкнең программалары билгеләнгән таләпләргә туры килми. Моннан тыш, Калининград өлкәсе һәм Чукот автономияле округы сайлап алуда бөтенләй катнашмадылар.
«Бу - авыл халкына начар мөнәсәбәт кенә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның юлламасында куелган: кешеләрне авылда беркетеп калдырырга, авыл территорияләрендә заманча, уңайлы инфраструктура булдырырга, дигән бурычны санга сукмау”, - дип аңлатып китте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кайбер төбәкләрнең җитәкчеләре гамәлләрен. Федераль министр югарыда атап кителгән Россия Федерациясе субъектлары башлыкларына телеграммалар җибәрергә, аларда дәүләт башлыгы тарафыннан куелган бурычларны хәл итүдә төбәкләр башлыкларына тиешле бәя бирергә кушты.
Шулай булса да, сайлап алуда катнашуга кертелмәгән (Ингушетия Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Магадан өлкәсе) һәм кире кагылган (Мурманск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы) төбәк программаларын сайлап алуның икенче этабын үткәрү турында Комиссия тарафыннан карар кабул ителде, әмма бу карар аларның программалары сайлап алу критерийлары нигезендә эшләп бетерелсә һәм 2014 елның 1 мартына тапшырылган очракта гына үтәләчәк.
Сайлап алынган төбәк программаларын гамәлгә ашыру 1,5 меңләп инфраструктура объектын файдалануга кертергә, 6 меңләп инвестиция проектын тормышка ашырырга, 120 меңнән артык эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, дип әйтелде Комиссия утырышында. 11 мең гаилә торак шартларын яхшыртачак.
Шул ук көнне Россия Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү чаралары каралган төбәк максатчан программаларын сайлап алу буенча утырыш уздырды. 2013 елда сайлап алуда катнашкан 76 яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү һәм 70 гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча төбәк программалар 6 млрд. сумнан артык күләмдә грант ярдәме алдылар, шул исәптән 3 013 яңа эш башлаучы фермер хуҗалыклары һәм 788 гаилә терлекчелек фермаларын киңәйтүче хуҗалыклар. Яңа эш башлаучы фермер хуҗалыкларының уртача грант күләме 1,21 млн. сум тәшкил итә, гаилә терлекчелек фермаларын үстерү өчен грант - 4,51 млн. сум. Грант акчаларына фермерлар 157,2 мең баш авыл хуҗалыгы терлеге, шул исәптән 26,4 мең баш эре мөгезле терлек сатып алдылар. Гаилә терлекчелек фермаларында 657,2 мең терлек урыны булдырылды, шул исәптән 18,5 - эре мөгезле терлек өчен. 4,2 мең бер. аүҗ техникасы һәм җайланмасы, 1,6 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, 3,9 мең га авыл хуҗалыгы җирләре, 500 меңнән артык умарта иле, 465 мең балык маймычлары сатып алынды, шулай ук 400 җитештерү бинасы һәм урыны ремонтланды. Авыл җирендә халык өчен традицион булган эшчәнлек өлкәләрендә 11 меңнән артык эш урыны булдырылды.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты директоры Дмитрий Торопов,2014 елда сайлап алуга 128 төбәк программасы керде, шулардан 77 - яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча һәм 71 – гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча, дип хәбәр итте.
Комиссия утырышы барышында федераль бюджеттан финанслау өчен 72 яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасын һәм 64 гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасын сайлап алу турында карар кабул ителде.
Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча биш төбәк программасы (Кабардин-Балкар Республикасы, Карелия Республикасы, Мурманск өлкәсе, Ярославль өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы) һәм җиде гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча төбәк программасы (Кабардин-Балкар Республикасы, Тува Республикасы, Хакасия Республикасы, Камчатка крае, Ярославь һәм и Рязань өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы) сайлаудан узмадылар. Аларның сәбәпләре төрлечә: 2013 елгы федераль һәм төбәк бюджет акчаларын файдаланмау, 2012 елдан тотылмый калган федераль һәм төбәк бюджет акчаларын кулланмау, максатчан индикаторларны үтәмәү һ.б.
Федераль министр Николай Федоров югарыда аталган төбәкләр башлыкларына телеграммалар җибәрергә, аларда Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренең авылны социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән мөһим дәүләт бурычларын үтәүне тәэмин итмәүләрен күрсәтергә кушты.