Бәрәңге – икмәккә терәк

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Росстатның язгы исәп күрсәткечләре буенча агымдагы елда илнең барлык категориядәге хуҗалыкларында бәрәңге җире 2,1 млн. га мәйданны биләп тора. Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәләре органнары хәбәр иткәнчә, барлык категориядәге хуҗалыкларда бәрәңге 30,5 млн. тоннага якын җыелды. Бу узган елдагыга караганда 3 %ка күбрәк һәм 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү программасының еллык максатчан индикаторы үтәлешенә туры килә.

Шул исәптән Үзәк федераль округта бәрәңгедән 9,3 млн. тонна яисә гомумроссия күрсәткеченә карата 30,5% гомуми уңыш алу көтелә иде. Идел буе федераль округында – 7,8 млн. тонна (25,6%), Себер округында – 5,5 млн. тонна (18%), Урал округында – 2,4 млн. тонна (7,9%), Көньяк округта – 1,7 млн. тонна (5,6%), Төньяк Кавказ округында – 1,4 млн. тонна (4,6%), Төньяк-Көнбатыш округта – 1,4 млн. тонна (4,6%), Ерак Көнчыгыш округында – 1 млн. тонна (3,2%).

Бәрәңге җитештерүчеләр арасында быелгы лидерлар арасында Воронеж өлкәсе – 1,7 млн. тонна, шулай ук Татарстан Республикасы – 1,3 млн. тонна, Красноярск крае - 1,2 млн. тонна, Башкортостан Республикасы – 1,1 млн. тонна, Брянск өлкәсе – 1 млн. тонна, Курск өлкәсе – 893 мең тонна, Түбән Новгород өлкәсе – 800 мең тонна һәм Алтай крае – 856,8 мең тонна.

Үсемлекләрнең җитлегү чорында һәм урып-җыю барышында табигать-климат шартлары начар булуга да карамастан, ил буенча тулаем бәрәңгенең уңышы, алдан исәпләүләр буенча, 140 ц/га артыграк көтелә, бу 20912 елга караганда 3 – 4%ка күбрәк (134,4 ц/га).

Шул ук вакытта кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында бәрәңге уңышы 190 ц/га артыграк, шул исәптән Белгород өлкәсендә - 336,4 ц/га, Тамбов өлкәсендә – 291 ц/га, Липецк өлкәсендә - 275 ц/га, Самара өлкәсендә - 280,2 ц/га, Алтай краенда - 245,9 ц/га, Курск өлкәсендә - 224,8 ц/га, Астрахань өлкәсендә - 202,3 ц/га һ.б.

Үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев әйтүенчә, сыйфатлы орлык материалыннан, югары җитештерүчәнлекле технологиядән, химияләштерү чараларыннан файдаланып, бу культураны эшкәртүнең заманча технологияләрен куллану илнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бәрәңгенең җитештерү күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирде.

Фаразлар буенча, 2014 елда бәрәңге җиренең мәйданы 2,2 млн. гектарга кадәр җитәчәк яисә 104,8 % тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International