Агымдагы елның 24 декабрендә Буа муниципаль районында “Игенчелек елына йомгаклар һәм 2014 елга тармак бурычлары” темасына киңәшмә узды.
Чара министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә барды.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФГБУның ТР филиалы районара бүлекләре башлыклары, “Татарский” ФДБУның Агрономия хезмәте үзәге (ФГБУ ЦАС) һәм “Альметьевская» Агрономия хезмәте станциясе (САС) агрохимхезмәте белгечләре, эре авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм агрохолдингларның баш агрономнары чакырылгын иде. Барысы 93 кеше катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар орлык заводында булдылар, калибровкалау, агулау һәм төргәкләү процессы белән таныштылар, орлыкларның сыйфатын тикшереп тора торган аккрдитацияләнгән лабораториядә булдылар.
“Ак Барс” ХК” ААҖ генераль директоры урынбасары Николай Титов “Ак Барс” ХК” ААҖдә игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт селекция идарәсендә (ГСУ) яңа сортларны дәүләт сынавы буенча видеофильм презентациясе белән “Госсорткомиссия” ФДБУның ТР филиалы башлыгы Сергей Турнин чыгыш ясады.
2013 елдагы игенчелек тармагына йомгак ясап, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Илдус Вәлиев тармак үсешенең стратегиясе, шулай ук 2014 елның 1 кварталына хезмәт бурычлары турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында Илдус Габдрахманов Татарстан Республикасы агрономия хезмәте белгечләрен мактау грамоталары белән бүләкләде.