Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләре тәмамлануга бара, хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын кышка әзерләүгә куяр чак җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп сакларга куюга аеруча игътибар ителә.
Татарстанда 41,2 мең гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 72 % дигән сүз. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 14 мең гектардан татлы тамыразыкны җыеп аласы калды, кырда эш тәүлек буе бара. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов белдерде.
Кайбыч муниципаль районы агрофирмаларында шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуларда эшнең тукталып торганы юк.
Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм итү тора.
Бүгенге көндә Татарстанда уҗымнар яхшы хәлдә. Әмма үсемлекләргә туфракта дым артык күп булу зыян китерергә мөмкин. Бу хакта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУ нең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев белдерде.
Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы коллективларындагы савым көтүе хәзер төнлә терлекчелек биналарында тотыла.
Татарстан аграр вузлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгында ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләүгә көчен юнәлдерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Балтач районы хуҗалыклары хәзердән үк алдагы елда чәчү өчен орлык әзерлиләр. «Татарстан», «Кама», «Активист» хуҗалыклары инде басудан ашлык кайта башлауга ук, яхшыларын гына сайлап җилгәреп орлыкка сала башладылар. Һәм инде күптән барлык чәчүлек материалны әзерләп бетерделәр. Һәр өчесендә дә орлыкларның тикшерелгән кадәресе кондицияле, тишелешләре югары, элита сортлары да шактый.
2013 елның 11 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 132,0 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 7,5 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 93 проценты. Уртача уңыш - 177 ц/га тәшкил итә.
Чүпрәле районы хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Хорновар-Шигали филиалларында үткән семинар да терлекчелек тармагының рентабельлелеген арттыру мәсьәләсенә багышланган иде. Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.