Республика парламенты утырышында ТР бюджетына үзгәрешләр каралды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында «2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан тулысынча кабул ителде. Закон проектын ТР финанс министры Радик Гайзатуллин кертте. Финанс министрлыгы башлыгы аңлатып киткәнчә, «2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нормалары нигезендә кертелә. 
Закон проектында бюджетның керем өлешен 25 283,3 млн. сумга арттыру карала. 
Бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан өстәмә керә торган акчалар исәбенә 15 901,6 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Акчаларның шактый өлеше авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә, күпфатирлы йортларны капиталь темонтлауга, гражданнарны иске йортлардан күчерүгә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә һәм башка өлкәләргә бирелә. Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 167 932,1 млн. сум тәшкил итә, чыгымнарның гомуми күләме – 173 369,5 млн. сум, кытлык - 5 437,4 млн. сум. 
Әлеге закон проекты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисеМурад Гаделшин чыгыш ясады. Ул закон проектының Комитет утырышында каралганын әйтте. Утырыш барышында бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә үзгәрешләр кертүнең объективлыгы һәм зарурлыгы хакында чыгышлар булды.«Закон проектына ТР Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Хокук идарәсенең, Прокуратураның, Хисап палатасының һәм Иҗтимагый палатаның уңай бәяләмәләре бар», - диде профильле комитет рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International