Идел буе Агросәнәгать форумы

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.

Форумның иң мөһим бурычларыннан берсе Идел буе төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгытудан, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге техниканы, җайланмаларны, товарларны җитештерүчеләр, аларны китереп торучылар һәм аларның продукцияләрен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Үзебезнең һәм чит ил агрария базарын үстерү перспективалары һәм алар буенча актуаль проблемалар хакында фикер алышу һәм дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның, Идел буе предприятиеләренең һәм оешмаларының агросәнәгатькомплексын үстерүгә ярдәм итү өлкәсендәге тырышлыкларын берләштерү дә әһәмияткә ия.

Күргәзмәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәре Мериясе ярдәмендә уздырылачак.

Идел буе Агросәнәгать форумы кысаларында гадәттәгечә фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, конкурслар, Идел буе төбәкләре фермер хуҗалыкларының һәм крестьян шәхси хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясеярминкәсе булачак.

Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” - Идел буенда иң зур авыл хуҗалыгы күргәзмәләренең берсе, аның экспозициясендә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре чагылдырыла. Күргәзмә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен, үсемлекчелек, терлекчелек һәм кошчылык өчен җайланмалар күрсәтүгә уникаль мөмкинлек тудыра һәм Россия базарын авыл хуҗалыгы продукциясе белән баетуга ярдәм итә. Экспозициягә түбәндәгеләр керә:

Интерагро:

- Авыл хуҗалыгы техникасы, аларга механизмнар һәм комплектлау әйберләре;

- Авыл хуҗалыгы җитештерүенең алдынгы технологияләре;

-Авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү, җыю, эшкәртү һәм саклау;

-Минераль һәм органик ашламалар, үсемлекләрне үстерү стимуляторлары;

- Авыл хуҗалыгы корткычларына каршы көрәш чаралары;

- Авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлар өчен азык һәм азык өстәлмәләре;

- Үлчәүләр һәм үлчәү җайланмалары, лаборатория җайланмалары, дымлылыкны үлчәү чаралары;

- Үсемлекчелек. Орлыкчылык. Чәчү материалы, үрентеләр, үсентеләр;

- Терлекчелек. Кошчылык. Умартачылык.

Анимед:

- Хайваннар өчен дару һәм витамин препаратлары;

- Хайваннар өчен азык, концентратлар һәм премикслар, хайваннарны карау өчен алдынгы технологияләр;

- Диагностикумнар;

- Хайваннарны яклау чаралары.

Идел буе фермеры:

- Кече механизация чаралары;

- Фермер хуҗалыклары өчен җайланмалар.

«Волгапродэкспо» күргәзмәсе азык-төлек продукциясен җитештерү процессын кызыксындырудагы һәм Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдәге әһәмиятле проектлар арасында аерым урын алып тора. Күргәзмә экспозициясенә түбәндәгеләр керә:

-Азык-төлек продуктлары, азык-төлек ингредиентлары;

- Фасовка, упаковка, тара;

- Җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре өчен җайланмалар;

- Савыт-саба, җиһаз, ресторан текстиле;

- Азык-төлек һәм зшкәртү предприятиеләре өчен җайланмалар;

- Санитария.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International