Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУ (ФГБОУ ВПО КГАУ) базасында югары аграр мәгариф учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары белән урта махсус уку йортларының чыгарылыш курслары студентлары арасында уздырылган “Яшь фермер” интеллектуаль уенының региональ этабына йомгак ясалды.
Уен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия яшьләр берлеге тарафыннан уздырыла.
Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин. Комиссия секретаре – Казан ДАУның яшь галимнәр советы рәисе, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүенә идарә кафедрасы өлкән мөгаллимәсе Резидә Кәримова. Комиссиядә шулай ук проектларны бәяләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Фәйрүзә Гобәйдуллина, Корпоратив-кластер белем бирү үзәге җитәкчесе, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүенә идарә кафедрасы өлкән мөгаллиме Ленар Шаһивәлиев, икътисадинституты директоры урынбасары, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты Фәяз Әүхәдиев, авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасы доценты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДАУның НИРС җитәкчесе Илнур Сафиуллин, Арча муниципаль районы фермеры Мөдәррис Миңнулин, Түбән Кама муниципаль районы фермеры Владимир Аппаков эшләде.
Уенның беренче этабы йомгаклары буенча җиңүчеләр икенче этапта катнаша алалар, ул 2014 елның язында Мәскәүдә узачак. Иң яхшы проектлар “2012-2014 елларга яшь фермерларга ярдәм итү” ведомство максатчан программасында катнашуга тәкъдим ителәчәкләр.
Беренче этапта Казан дәүләт аграр университетыннан 2 команда, Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән 2 команда һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән: Саба аграр колледжыннан һәм Г.Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан берәр проект буенча командалар катнашты.
Проектларны үзләре турыдан-туры яклау барышында командалар үз проектлары буенча чыгышлар ясадылар, конкурс комиссиясе әгъзалары сорауларына җаваплар бирделәр, катнашучыларның командаларына сораулар бирделәр һәм фермерлар биргән практик вәзгыятькә җаваплар әзерләделәр.
Конкурс комиссиясе йомгаклары буенча түбәндәге 4 проектны икенче этапта катнашуга җибәрү турында карар кабул ителде:
1. "НУР" КФХ проекты - "Калдыксыз имин продукция җитештерүне үстерү" (Казан дәүләт аграр университеты);
2. "Зарница" КФХ проекты — "Күркәләр симертү фермасы" (Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе");
3. 24 баш мөгезле эре терлеккә (КРС) гаилә сөт фермасын төзүнең бизнес-планы (Саба аграр колледжы);
4. Умартачылык продукциясен җитештерүнең бизнес-планы (Г.Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы).