Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районында булып кайтты.
Марат Әхмәтов белән бергә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, “Бердәм Россия” партиясенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев йөрделәр.
Кузякино авылында Иҗтимагый үзәк ачу тантанасы булды. Хәзер авыл кешеләре бер үк бина эчендә почта хезмәтләреннән, участковый хезмәтләреннән файдалана алалар. Клуб, ФАП та шул ук үзәктә урнашкан.
Актаныш муниципаль районында тагын бер яңа объект – «Актаныш» универсаль спортзалы ачылды. Бинаның гомуми мәйданы 31 тыс. кв. м. тәшкил итә.
Марат Әхмәтов район халкына котлаулар җиткерде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән акчалата сертификат тапшырды.