Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүмәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.
Чарада «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин катнашты. Шулай ук әлеге программада катнашырга теләүче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ белгечләре чакырылган иде.
Әлеге программаның максаты климат үзгәрүе һәм табигать аномалияләре шартларында комплекслы мелиорацияләү шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең продуктивлылыгын һәм тотрыклылыгын, туфракның уңдырышлылыгын арттырудан, шулай ук мелиорацияләнә торган җирләрнең продукцион потенциалын һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануны арттырудан гыйбарәт.
Үз нотыгында Марс Хисмәтуллин мелиорация эшләре үткәрелә торган территорияләрдә үсемлекчелек продукциясенҗитештерү, саклау һәм эшкәртү өлкәсендә булдырыла торган инвестиция проектларының реестрын булдыруга; мелиорациясистемаларын эксплуатацияләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең гамәлдәге югары технологияле эш урыннарын саклап калуга һәм яңаларын булдыруга; норматив хокукый база булдыруга басым ясады, болар төбәк программаларын сайлап алуның мәҗбүри критерийларына керәләр.
«Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ директоры әлеге программаның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт булуын сөйләде: мелиорация фондын торгызу; мелиорация билгеләнешендәге объектларда ташкын суларның имин агып китүен тәэмин итү; авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын гарантияле тәэмин итү исәбенә үсемлекчелек продукциясенең төп төрләрен җитештерү күләмен арттыру; авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең су белән тәэмин ителешен арттыру; мелиорация системаларының файдалы тәэсирен арттыру, микросугару һәм су саклый торган аграр технологияләрне гамәлгә кертү исәбенә су ресурсларын сарыф итүне киметүгә ирешү; сугару өчен шулай ук чистартылган терлекчелек агынтыларын һәм агып төшүче суларны файдалану.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә федераль бюджеттан һәм Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан субсидияләр гомуми һәм шәхси кулланыштагы мелиорация системаларын төзүгә, аларны техник җиһазлауга биреләчәк.
Субсидияләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектларны капиталь ремонтлауга һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектларның проект-смета документациясен эшләүгә тоту өчен каралмый.
Субсидияләр алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2014 елның 30 гыйнварына кадәр документлар тапшырырга кирәк.