23 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру турында” 491 номерлы боерыкны имзалады, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы структур бүлекчәләренең чараларны башкару буенча эшен җайга салуга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасы беренчелеге кубогын тапшырды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин рәислегендә фәнни-техник советның мелиорация секциясенең агымдагы елда соңгы утырышы булды. Россия Мелиорация проблемалары фәнни-тикшеренү институтының, «Мелиоводинформ» фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең 2013 елга дәүләт йөкләмәләрендә каралган темалар буенча, шулай ук “Уңдырышлылык” ФМП кысаларындагы фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару буенча хисаплары тыңланды.
Татарстан Республикасы АПКда спутник мониторингы гамәлгә кертелергә мөмкин. Геомәгълүмат системаларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү өчен галимнәр Краснодар краенда булып кайттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДУның мәгълүмат технологияләре филиалы бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Булатов хәбәр итте.
2013 елда Татарстан Республикасында үсемлекчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сум чыгым тотылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгында агымдагы елның 18 һәм 19 декабрендә Татарстанның квалификация күтәрү һәм агробизнес институты (ТИПКА, Казан шәһәре) һәм балалар иҗаты үзәге (Минзәлә шәһәре) базасында «Үсемлекчелектә бизнесны ничек арттырырга? Ялгышлар һәм уңышлар тәҗрибәсе» дигән темага мастер-класслар үткәрелде. Семинарда төп нотыкчылар «Агро-Союз» агрохолдингының (Днепропетровск шәһәре, Украина) әйдәүче белгечләре Эдуард Романьков һәм Елена Дудкина булдылар.
19 декабрьдә Россия Президентының 1300дән артык Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат конференциясе булды.
Бүген Чаллы шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында, машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.