Ветеринария табиблары укуы

2013 елның 27 декабре, җомга

24-25 декабрьдә «Нуркеево» агрофирмасының «Юлтимирово» сөт комплексы базасында “Бозаулы эре мөгезле терлекләрнең сәламәтлеге көтүлекнең һәм яшь терлекләр сакланышының нигезе” дигән тема буенча ике көнлек уку ештырылды.

Укуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы М.Хисаметдинов, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт ветеринария академиясе” ректоры ярдәмчесе Б. Камалов, ветеринария фәннәре кандидаты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт ветеринария академиясе” мөгаллиме С. Юсупов, ветеринария табибы А. Ковалев, «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары И. Сабирьянов, «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ генераль директоры консультанты Ф. Хисаметдинов, ветеринария табиблары, Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең һәм агрохолдинг агрофирмаларының технологлары, «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнаштылар.

Уку барышында консультантлар катнашучыларны терлекчелектә ветеринариянең инновацион алымнары, иммунопрофилактика, терлекләрнең сакланышын яхшырту алымнары һәм ысуллары, республика хуҗалыкларында һәм «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖның агрофирмаларында җитештерүнең торышы белән таныштырдылар. Шулай ук хайваннарның сәламәтлегенә һәм продуктлылыгына бәйле башка проблемаларга тукталдылар.

Ветеринария табибы Алексей Ковалев укуның теория өлешендә ветеринариянең бүгенге проблемалары турында сөйләде һәм аларны хәл итү юлларын әйтеп китте. Практика өлеше «Юлтимирово» сөт комплексында узды, ул анда тоякларны чистарту технологиясен күрсәтте һәм очлыкларны, маститларны дәвалауның заманча ысуллары белән таныштырды.

Уку кысаларында яшь терлекләрнең сәламәтлеге һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру мәсьәләләре анализланды. Ветеринария табиблары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга компетентлы җаваплар алдылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International