ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Өстәмә һөнәри белем бирү федераль бюджет дәүләт мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ФГБОУ ДПО ТИПКА) өстәмә белем бирү программалары нигезендә «АПКда мнеджмент», «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешләре буенча түләүсез яңадан һөнәри әзерләү курсларына укучылар кабул итү турында игълан итә.


14
февраль, 2014 ел
җомга

Кичә республиканың берничә муниципаль районында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесеКазан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре очрашты.

Кичә Саба муниципаль районының Урман хуҗалыгы поселогында модульле участок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча төзелгән яңа участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Мурад Гаделшин “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруны әзерләүгә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәтнең «Теннис-Сити» спорт-савыктыру үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Көрәш” республика турнирын ачу тантанасы булды. Аның оештыручылары “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының Татар-башкорт көрәше федерациясе. Быел турнирда 50 команда катнаша.

Татарстанда быел беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр. Ул Татарстан, Самара, Башкирия, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган«Экада-113» дип аталачак, дип хәбәр итте яңалык авторларының берсе – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерпенү институтының сабан бодае селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова.

10 февральдән өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында) “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” программасы буенча гаилә фермалары вәкилләре укый башлады.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең баш ветеринария табибы Эндре Кардеван белән очрашты. Аның белән бергә Венгриянең авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрының Вәкаләтле вәкиле Силард Кишш, Венгриянең Авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрлыгы вәкилләре Канавал Виктория, Эмесе Ержебет килгән иде.

Гыйнварда Татарстанның авыл кибетләренә 140 млн. сумга үз продукциябез җибәрелде, бу 2012 елгдагы белән чагыштырганда 134 % тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә.

Кичә Казан дәүләт аграр университетының чыгарылыш курс студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International