Республикада чәчү эшләре 45,9 мең га мәйданда башкарылган

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 25 районында алып барыла. Чәчү 45,9 мең га мәйдандабашкарылган.

Бүгенге көнгә бодай 7,6 мең га мәйданда чәчелгән, арпа  25,9 мең га, бөртекле сабан культуралары – 39,0 мең га. Шулай ук солы (3,5 мең га), борчак (1,9 мең га) мәйданда һ.б. чәчелгән.

Иң күп мәйдан, 7,7 мең гектардан артыграк, Буа муниципаль районы игенчеләре тарафыннан чәчелгән. Апас муниципаль районында 6,9 мең га мәйданда сабан культуралары чәчелгән, Чүпрәле муниципаль районында – 4,6 мең га. Азнакай (3,4 мең га) һәм Тәтеш (3,1 мең га) муниципаль районнары да калышмый.

Республика районнарында шулай ук көзге чәчүлекләрне, күпьеллык үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән баету, тырмалау һәм бүтән эшләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International