Россия Федерациясенең авыл территорияләрен тотрыклы үстерү турында

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

21 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Дәүләт Советының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм демографик сәясәт Советының уртак утырышында чыгыш ясады, утырыш авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләренә багышланган иде һәм анда Владимир Путин рәислек итте.

Утырышны ачып, Россия Президенты: “Авыл территорияләре көчле икътисадый, демографик, табигать һәм тарихи-мәдәни куәткә ия. Безнең бурыч – аннан илебез мәнфәгатьләрендә, безнең миллионлаган гражданнарыбызның тормышын тагын да сыйфатлырак итүдә нәтиҗәле файдалану”, - диде.

Авылның аерым ролен ассызыклап, федераль министр: “Нәкъ менә авыл илебезне дә ашата, шул ук вакытта халыкның рухи мәдәниятен – Россиянең көнкүреш цивилизациясе нигезен саклап калучы да ул. Шуңа күрә Россия авылларына нәтиҗәле ярдәм күрсәтү – ул икътисадый һәм социаль әһәмиятле мәсьәлә генә түгел, ә безнең әхлакый бурычыбыз”, - диде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендәге төп юнәлешләрне һәм дәүләт сәясәте күрсәткечләрен тасвирлады һәм “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасының, “АПКны үстерү” өстенлекле илкүләм проектының авыл территорияләренең җитештерү һәм инфраструктура куәтен ныгыту, аларның икътисадын үстерү, эш белән тәэмин итүне һәм авыл халкының керемен арттыру, авылда торак шартларын һәм социаль инфраструктураны яхшырту эшендәге ролен билгеләде.

“2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасы ярдәмендә 265,7 мең авыл гаиләсе, шул исәптән 91,7 мең яшь гаилә һәм яшь белгечләр гаиләсе торак шартларын яхшырттылар. Авыл торак пунктларында йортларның (фатирларның) газ белән тәэмин ителеше ике мәртәбә артты, ә эчәр сулар белән тәэмин ителеш берярым мәртәбә артты.

Аграр ведомство башлыгы авыл халкы тормышындагы уңай күренешләрнең авыл җирлегендәге демографик вәзгытькә дә уңай тәэсир итүен билгеләп узды, авыл халкының үзлегеннән кими баруы тукталды, ә авылда гомер озынлыгы 68,6 яшькә җитте.

Чыгышта проблемалар хакында да әйтелде. Авылда эшсезлек дәрәҗәсе шәһәрдәгегә караганда ике мәртәбә артыграк. Күп төбәкләрдә авыл хуҗалыгы хезмәте өчен түләү уртача хезмәт хакының 50%ыннан әз генә артып китә. Авыл кооперациясенең үсеше дә без көткәнчә түгел, территорияләрнең рекреацион куәте дә тулысынча файдаланылмый. Авыл торак пунктларның транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә хәл ителеп бетмәгән.

Быелгы ел башыннан «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” яңа федераль максатчан программасы эшли башлады, аның ярдәмендә Россия төбәкләрендә авылны үстерү һәм төзекләндерү инициативаларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр барлыкка килде. Яңа программада парклар һәм скверлар, ял зоналары, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдыру, табигый ландшафтларны һәм тарихи-мәдәни ядкарьләрне торгызу проектлары буенча җирле инициативаларга грант ярдәме каралган.

Николай Федоров, Кырымны “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасына кертү буенча эш алып барыла, диде. Моннан тыш, Кырымны мелиорацияләү програмасын эшләү төгәлләнеп килә, ул республиканың авыл хуҗалыгы өчен бик кирәк.

Авыл җирлегендә юл челтәрен үстерү проблемаларын хәл итү өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры территорияләрне тотрыклы үстерү программасына автомобиль юлларын төзү буенча чараларны да кертергә тәкъдим итте, тизлек чикләүләре буенча да гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, 2030 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен планлаштыру горизонтын да киңәйтергә кирәк, дип ассызыклады. Стратегиянең максатчан күрсәткечләрен авыл халкы социаль хезмәтләрдән файдалана алырлык нормативлар булдыруга юнәлтергә кирәк.

Үз нотыгында Николай Федоров губернаторларга авылны үстерү мәсьәләләренә игътибарларын көчәйтергә кирәклеген әйтте һәм Россия Федерациясе субъектларының югары дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләрендә авыл территорияләрен үстерү буенча күрсәткечләр дә исәпкә алынырга тиеш, диде ул.

«Авыл территорияләрен үстерү – Россия Федерациясе субъектлары компетенциясендә һәм аларның җавплылыгында. Әмма федераль программалар аларга ярдәмгә килә. Шулай булса да, төбәкләрнең мөнәсәбәте моңа төрлечә”,- диде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Чыгышының ахырында Николай Федоров бүгенге проблемаларны хәл итү һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатларында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерү бурычларын билгеләде. “Әгәр илебезне туендыручылар - игенчеләр, терлекчеләр (шул исәптән болан үстерүчеләр), балыкчылар лаеклы шартларда яшәсәләр һәм эшләсәләр, илебез дә нык һәм көчле булыр. Ул шартларны булдыру – безнең беренче бурычыбыз, дип, нәтиҗә ясады федераль министр.



Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International