Котыру авыруын профилактикалау айлыгы ачылды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның узган атнасында Мәскәү өлкәсе территориясендә Рузск муниципаль районында, Желобово авылы янындагы Ватулино аэродромы, Котыру авыруын профилактикалау айлыгы ачылды.

Айлык эшендә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ринат Мөфтәхетдинов катнашты.

Айлык ачылу уңаеннан катнашучылар каршында Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Барсуков, Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт, Мәскәү өлкә Думасы Рәисе урынбасары Никита Чаплин, Мәскәү өлкәсе Рузск муниципаль районы башлыгы Александр Кавецкий һәм башкалар чыгыш ясады.

Котыру авыруын профилактикалау айлыгы кысаларында күргәзмә экспозицияләрен, авыл хуҗалыгы ярминкәсен карап чыктылар, Мәскәү өлкәсе торак пунктында кыргый ерткыч хайван килеп чыкканда, аның тарфыннан агрессия күрсәтелгәндә һәм гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда оештырыла торган чаралар белән таныштылар, шулай ук Мәскәү өлкәсе территориясендә ит белән туенучы ерткыч хайваннарда котыру авыруын профилактикалау чаралары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International