Татарстан кулланучылар берлеге I кварталда җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар ясады

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Татарстан кулланучылар берлеге системасының җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре һәм технологлары белән зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 2014 елның I квартал эшенә йомгаклар ясалды. Чараны Татарстан кулланучылар берлеге рәисе урынбасары Фәяз Сәмигуллин уздырды.

Семинарлар Бөгелмә икмәк заводы һәм Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте базасында узды.

Семинарның теоретик өлешендә Татарстан кулланучылар берлеге системасы коллективларының 2014 елның I кварталдагы җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализладылар, җитештерү программасын үтәү буенча бурычлар билгеләделәр.

Гамәли өлешендә анда катнашучылар Бөгелмә икмәк-азык комбинатын реконструкцияләү төгәлләнгәннән соң урнаштырылган заманча технологик кондитер һәм икмәк пешерү җайланмасының эшләве белән таныштылар. Монда төп корпуска һәм технологик челтәрләргә, су торбаларына, электр челтәренә, сурдыра һәм агызып чыгара торган вентиляциягә, көнкүреш биналарына реконструкция һәм капиталь ремонт ясалган.Шундый эшләр башкару нәтиҗәсендә продукция җитештерүнең күләме 4 млн. сумнан артып киткән, җитештерү күләмен айга 6 млн. сумга җиткерү планлаштырыла.

Семинарда катнашучылар Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятендә макарон җитештерү, балык, ит эшкәртү цехларының, алкогольсез эчемлекләрне савытларга тутыру линиясенең, пилмән һәм кондитер әйберләре цехларының эшләре, шулай ук колмаклы сыек чүпрәдә икмәк пешерү технологиясенең ничек эшләве белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International