Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 32 районында алып барыла. Чәчү 85,6 мең га мәйданда башкарылган.
Бүгенге көнгә бодай 12,6 мең га мәйданда чәчелгән, арпа – 46,2 мең га, бөртекле сабан культуралары – 68,3 мең га.
Иң күп мәйдан, 12,7 мең га, Буа муниципаль районы игенчеләре тарафыннан чәчелгән. Чүпрәле муниципаль районында 10,3 мең га мәйданда сабан культуралары чәчелгән, Апас муниципаль районында – 8,5 мең га. Алексеевск (5,8 мең га) һәм Тәтеш(5,7 мең га) муниципаль районнары да алардан калышмый.
Республика районнарында шулай ук көзге чәчүлекләрне, күпьеллык үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән баету, тырмалау һәм бүтән эшләр башкарыла.