Агымдагы елның 24 апрелендә Балтач муниципаль районында «Язгы чорда эре мөгезле терлекләргә карата ветеринаря-санитария чаралары һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү» темасына семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясадылар.
Чарага Татарстан Республикасының ведомство ветеринария учреждениеләре башлыклары, эпизоотология буенча ветеринария табиблары чакырылган иде.
Киңәшмә барышында эпизоотиягә каршы чараларны үтәү мәсьәләләре каралды, 2014 елның 2 кварталына бурычлар билгеләнде. Шулай ук 2014 елның 1 кварталында район дәүләт ветеринария берләшмәләренең (РГВО) бюджеттан тыш эшләренең нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасыында терлекләрнең сакланышы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәнең гамәли өлеше Мельничная авылының “Труд” ҖЧҖда булды.