Татарстанның Бакчачылыр берлеге конференциясе узды

2014 елның 25 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Татарстанның Бакчачылыр берлеге конференциясе узды.

Чарага министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнарның, Казанның шәһәр яны районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, СНТ рәисләре, бакчачылар һ.б.лар чакырылган иде.

Катнашучылар каршында Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьттән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян утарлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан РеспубликасыТранспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре һ.б.лар чыгыш ясады.

Александр Дружин әйтүенчә, республикада 376 мең бакчачылар кишәрлекләре бар, гомуми мәйданы – 28 мең га, шулардан 17 мең га шәхси милеккә күчерелгән, Казан шәһәре янындагы һәм республика буйсынуындагы башка шәһәрләр территорияләрендә бакчачылык аеруча алга киткән.

2011 елда бакчачылык җәмгыятьләренең инфраструктурасына инвентаризация ясалды, аның йомгакларыннан күренгәнчә, күпчелек бакчачылык җәмгыятьләрендә керү юллары (402 км.) төзүне һәм реконструкцияләүне, электр линияләрен (418 км) үткәрүне һәм су белән тәэмин итүне (1600 км) таләп итә.

Александр Дружин, кызганычка каршы, республика бюджетында бакчаларда инженерлык инфраструктурасын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, экология һәм санитария таләпләрен үтәү өчен шартлар тудыруга (автоюллар, су башнялары һәм коммуникацияләр, электр линияләре, янгынга каршы резервуарлар, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар һәм аларны урнаштыру өчен мәйданчыклар) финанас чаралары каралмаган, диде.

«Бакчачыларны сыйфатлы утырту материаллары, үсентеләр, орлыклар белән тәэмин итүгә килгәндә исә, бу мәсьәлә«ТатНИИСХ РАСХН» ГНУ һәм «Татплодоовощпром» ААҖ мөмкинләкләре аркасында хәл ителгән дип санала”, - дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең артыгын “Казан” агросәнәгать паркы базасында сату мөмкинлеге бар, дип искәртеп китте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та авыл хуҗалыгы продукциясе темасына кагылып китте. Ул, Министрлык дәүләт учреждениеләрен даими рәвештә җирле продукцияләр белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча эш алып бара, диде.

Татарстан Республикасында бакчачылык хәрәкәтен үстерү турында Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин сөйләде. Аның сүзләре буенча, Татарстан Бакчачылар берлеге - бакчачыларның, гозерләрен тыңлый һәм мәнфәгатьләрен хәл итәргә тырыша торган төп орган. Ул төрле мәсьәләләр буенча бакчачылар турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала торган Берлек әгъзаларын атап китте. Владимир Дейнекин шулай ук Берлекнең яңа Уставы белән таныштырып китте, анда Берлек әгъзаларының барлык хокуклары һәм бурычлары язылган.

Ул аеруча әһәмиятле ике проблемага – бакчаларга керү юллары һәм тышкы электр линияләре мәсьәләләренә тукталды. Аларны муниципалитетлар яисә «Электр челтәрләре» ДУП балансына тапшырырга кирәк, диде ул.

Конференциядә шулай ук гомуми файдаланудагы юлларны рөхсәтсез биләү, юл чикләрендә төзелмәләр кору, электр линияләре астында җиләк-җимеш агачлары утырту, тәртип бозучы бакчачыларны участок инспекторлары белән бергә профилактикалау мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International