Карантиндагы объектларны зарарсызландыру эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 22 апрелендә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге хезмәткәрләренең уртак киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Фәттерахманов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге директоры Рәис Кәримов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге директоры урынбасары Илназ Авхадиев, Идарәнең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Рамил Каюмов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәгенең фитосанитария һәм фумигация бүлеге башлыгы Айтуган Мөбарәков һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Карантиндагы объектларны газацияләү ысулы белән зарарсызландыру эшләрен һәм аларны дегазацияләү эшләрен башкаруны оештыру турында” 2008 елның 29 августындагы 414 номерлы боерыгы таләпләре нигезендә карантиндагы объектларны зарарсызландыру эшләрен оештырумәсьәләләре каралды. Карантиндагы объектларны зарарсызландыру эшләрен башкарганда сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде, дип хәбәр итә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнеңТатарстан Республикасы идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International