Бәрәңге - “икенче икмәк”

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бәрәңге - төп азык-төлек культураларының берсе. Аны еш кына “икенче икмәк” дип атыйлар һәм бу бик дөрес. Һәр йортта аның урыны өстәл түрендә.

Безнең республиканың табигать шартлары бәрәңге үстерү һәм аннан югары уңыш алу өчен бик уңайлы. Соңгы елларда бәрәңге үстерү шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторына күчеп бара, барлык җитештерелгән бәрәңгенең 85 %ы аларга туры килә.

Бәрәңге утыртырга да вакыт аз калып бара. Шуңа күрә иң башта орлык әзерләү турында кайгыртырга кирәк.

Орлык. Бәрәңгенең уңышы, башка күп культуралардан аермалы буларак, еш кына утырту материалының сыйфатына бәйле.

Бәрәңге бүлбеләренең сыйфатын яхшырту өчен 3-4 ел узган саен даими рәвештә утырту материалын яңартырга кирәк.

Безнең республикада нинди бәрәңге орлыклары бар соң? Бездә иртә, уртача өлгерешле һәм уртача-иртә өлгерешле бәрәңге сортлары бар. Невский, Удача, Розара, Ред Скарлетт, Жуковский-иртә сортлары халыкта киң куллалыла.

Орлык сатып алу һәм бәрәңге буенча мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru сайты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында яңа бәрәңге бүлбеләре юнәтә алмаган булсагыз, утырту өчен булганнары арасыннан яхшыларын сайлап алырга кирәк.

Бүлбеләрне утыртуга әзерләүнең икенче этабы яровойлаштыру, ягъни утырту алдыннан бәрәңгене шыттыру. Яровойлаштыру өчен орлыкка әзерләнгән бәрәңгене 14-16 градус булган җылы урында 16-20 көн тотарга кирәк.

Шыттырылган бәрәңгене файдаланганда ул утыртканнан соң 8-14 көн эчендә шытып чыга һәм шыттырылмаган бүлбеләргә караганда 12-15 көнгә иртәрәк өлгерә.

Шыттырылган “күзләр” санын арттыру өчен бәрәңгедә киртекләр ясарга кирәк. Моның өчен бәрәңгене, 1-2 см калынлыкта кагылмыйча калдырып, аркылыга тирән итеп киртләп алырга кирәк.

Һәр үсеп чыккан сабакта уртача ике бүлбе барлыкка килә, дип санала, шуңа күрә барлык “күзләрне” шыттыру бик мөһим.

Утыртыр алдыннан бәрәңге орлыгын төрле микроэлементлар: көл, марганцовка, гәрәбә кислотасы, бор кислотасы һ.б.лар белән эшкәртергә кирәк. Бу бәрәңгене авырулардан саклый һәм үсемлеккә өстәмә туклану бирә.

Утырту өчен бәрәңге орлыгын шулай әзерләгәннән соң, туфракны яхшырту турында уйлый башлау мәслихәт булыр.

Туфрак әзерләү. Йорт янындагы шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене гадәттә дистә еллар буена бер урында утырталар, болай иткәндә туфракта еш кына төрле инфекцияләр туплана.

Туфракны савыктыру өчен Триходермин Нова дигән биологик препарат кулланалар, ул туфракта авыру кузгатучыларны бетерә, туфракның структурасын яхшырта һәм үсемлекләрнең тизрәк үсүен тәэмин итә. Әлеге препаратны җирне йомшартканда кулланалар.

Орлык әйләнеше. Орлык әйләнешен катгый үтәргә кирәк: бәрәңге урыны алышынып торырга тиеш һәм 3-4 елдан соң ул яңадан үз урынына кайтырга тиеш.

Зур булмаган шәхси ярдәмче хуҗалыкларда культураларны чиратлаштырып утыртуның мөмкин булган барлык ысулларыннан файдаланырга кирәк: мәсәлән, бәрәңге җирен икегә бүләргә, бер өлешендә бәрәңге утыртырга, ә икенче өлешендә люцерна белән (донник, клевер) солы катнашмасы яисә берьеллык культуралар (вико-солы) катнашмасы чәчәргә. Ә 3-4 елдан соң боларның урыннарын алыштырырга кирәк.

Әгәр андый мөмкинлек булмаса, түбәндәге ввариантны тәкъдим итәргә мөмкин. Бәрәңге уңышын җыеп алганнан соң арыш чәчү һәм сидаретлар өчен үстерелә торган башка культуралар чәчү һәм соңыннан аларны шунда калдырып, җирне сөрдерү нәтиҗәсендә туфрак бик чистара. Бу ысул бәрәңгене монокультура итеп үстергәндә бик яхшы.

Бәрәңге утырту сроклары. Бәрәңге утыртырга җыенганда гадәттә туфракның җылынуын көтәләр.

Утырту белән ашыгырга кирәкми. Бәрәңгене туфракның температурасы кимендә 7-8 градуска җиткәч 8 см тирәнлеккә утыртырга киңәш ителә. Республикада бәрәңге утырту өчен уңай шартлар майның икенче декадасыннан башлана. Шулай ук бәрәңгене бик соңлап та утыртмаска кирәк – июнь башына калып утырту бәрәңгенең уңышын шактый киметә.

Яклау чаралары. Авыруларны кисәтү өчен бәрәңге утыртырга 7-10 көн кала бүлбеләрне биофунгицид Ризоплан, үсешрегуляторы Циркон, Эпин-Экстра, микроашлама Мизорин һ.б.лар белән эшкәртергә кирәк.

Төп корткычлардан – колорада коңгызыннан һәм проволочниктан яклау өчен бәрәңгене утырту алдыннан Престиж препараты белән эшкәртергә кирәк, эретмәне 100 кг. орлык бәрәңгегә 70-100 мл /л су исәбеннән ясарга кирәк.

Бөтен вегетация чорында корткычлардан һәм авырулардын яклау чараларын вакытында кулланырга тырышырга киңәш ителә,азотовит, фосфатовит, силиплант, үсеш регуляторлары – циркон, эпин-экстра кебек ашламаларның сулы эретмәләрен тамырга зыян китермәслек итеп кулланырга кирәк.

Бәрәңгене шулай тукландыру стресс вәзгыятьләрдә – корылык, югары температура булганда - аның үсешен ныгыта, соңгы елларда мондый күренешләр бездә еш була.

Корткычларга һәм авыруларга каршы тору чараларын кулланганда экологик чиста уңыш алу өчен биологик чараларны сайларга кирәк. Фитофтороздан, паршадан, альтернариоздан - бәрәңгегә ризоплан, триходермин сиптерергә киңәш ителә. Колорада коңгызыннан - бацикол һәм битоксибациллин биоинсектицидлары белән эшкәртергә мөмкин, дип хәбәр итә «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадиев.



"Земля-землица" газетасы

 16 (393)

2014 елның 24-30 апреле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International