Нәтиҗәле эш

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Федераль аграр ведомство «2006–2010 елларга һәм 2013 елга кадәрге чорга Россиянең милли байлыгы буларак авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне һәм агроландшафтларны саклап калу һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу» максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча эшләргә йомгак ясады.

Нәтиҗәләр Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

«Җир ресурсларының продуктивлылыгын арттыру буенча мелиораторлар тарафыннан гаҗәеп күп эш эшләнгән», - дип билгели Россия Министрлар Кабинеты.

Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнештән төшеп калмавына, файдаланылмыйча торган 12 млн га. җирне файдалануга җигеп булды. 770 тыс. га авыл хуҗалыгы җирләре, бу планлаштырылганнан 4 мәртәбә артык, су эрозиясеннән, су басудан, су агып төшүдән якланган, 1 млн. гектардан артык җир җил эрозиясеннән һәм кибүдән сакланып калган. Язгы ташкын суларына каршы чаралар 132 гидротехник корылмада һәм 39,4 мең км озынлыктагы магистраль каналларында һәм 103 мең километрдан артык дамбада уздырылган.

Программа үзенең югары нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Мәсәлән, аны гамәлгә ашырудан икътисадый нәтиҗәлелек 236 млрд сумнан артык бәяләнә, ягъни АПК предприятиеләреннән Россия Федерациясе бюджет системасына шул суммада өстәмә түләүләр кертелгән (халык хуҗалыгы тармакларыннан бюджетка авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле турыдан-туры һәм читләтеп кертелгән салымнар). Программаның социаль нәтиҗәлелеге өстәмә рәвештә 116 мең эш урыны булдыру, авыл районнарында 700 меңләп кешене үзәкләштерелгән эчәр сулар белән тәэмин итү, 290 авыл торак пунктын су астында калудан һәм 670 торак пунктны, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларын су басудан саклап калу белән аңлатыла.

Программа гамәлдә булган чорда финанслауның барлык күләме 547,8 млрд сум тәшкил итте, шулардан федераль бюджет акчалары исәбеннән – 76,6 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International