Татарстан Республикасы авыл яшьләренең II Форумы узды. “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыруның өчьеллык йомгакларын ясау өчен республиканың барлык муниципаль районнарының төрле һөнәргә ия булган 200дән артык яшьләре җыелды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм агросәнәгать комплексы идарәсе төбәк органнарының быелгы иң төп мәсьәләләреннән берсе – Азык-төлек иминлеге доктринасы күрсәткечләрен һәм 2013 – 2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын үтәү. Шул исәптән ашлык җитештерү күләмен кимендә 95 млн. тоннага, шикәр чөгендерен – 36,3 млн. тоннага, бәрәңгене 31 млн. тоннага җиткерү һәм үсемлек продукциясенең башка төрләрен җитештерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрү. Болар барысы да илнең эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерү, резерв әзерләү һәм экспорт мөмкинлеген үстерү өчен кирәк. Моннан тыш, һава шартларының көйсез булуы аркасында 2013 елның көзеннән бөртекле культураларның җитәрлек чәчелмәвен, шулай ук кышлау чорында ихтимал югалтуларны исәптә тотып, язгы чәчү мәйданы 2 млн. гектарга арттырылырга мөмкин.
Агымдагы елның 20-21 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең Конгресс-залында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында “ВТО шартларында 2014-2015 елларда сөт һәм ит тармакларын үстерү перспективалары”, “ВТО шартларында дуңгызчылыкны нәтиҗәле алып бару, бүгенге проблемалар һәм үсеш перспективалары”, “Кошчылыкта проблемалы мәсьәләләр. Тармакны үстерү перспективалары” темаларына терлекчелек буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Бүген Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Агымдагы елның 18 - 21 мартында сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен махсус әзерләнгән, Россиядә бердәнбер махсуслаштырылган чара – XII «Сөт һәм ит индустриясе» халыкара күргәзмәсе уздырылачак.
Кичә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумын ачу тантанасы булды, ул 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсен һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсен берләштерә.
20 февральдә Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләренең XXV юбилей съездында катнашучыларның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе белән бергә киңәшмәсе уза.
Бүген «Казан ярминкәсе» үзәге территориясендә «2013 елда Татарстанның АПК үсеше йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Агымдагы елның 13 - 16 февралендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек»XI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура – спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасының (II зона) авыл ирләр командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары уздырылды.
2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсен һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсен берләштерә.