Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яшьләрнең социаль-ткътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшь авторларның Россия территорияләрен социаль-ткътисадый үстерүгә юнәлдерелгән “Минем илем – минем Россиям” проектлары конкурсын игълан итәләр.
15 февральдә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 3 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм әйләнеше “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында” 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 101-ФЗ Закон) белән җайга салына торган җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы җитештерүе яисә авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка эшчәнлек өчен № 101-ФЗ Законда билгеләнгән срок эчендә файдаланмаган өчен түбәндәгечә штраф салына.
Агымдагы елның 6 февралендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды.
Спартакиада Татарстан Республикасы «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.
Кукмара аграр колледжының чыгарылыш курс студентлары өчен Казан дәүләт аграр университеты буенча экскурсия үткәрелде.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Нидерландтан “Чаллы-бройлер” кошчылык комплексының “Тукай токым репродукторы” ҖЧҖ адресына килгән 2 партия (56304 баш) тәүлеклек чебешләр карап тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. 2013 елда Теләче районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турындагы нитык белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә уздырылды.
10 февральдә кече рәвешле хуҗалыклар җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Финляндия фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Финляндиягә китәчәкләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә аның башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария белгечләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясалды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.