ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашырга теләүчеләрдән 2024 елның 5 июленнән 4 августына кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Агроволга» (“ИделАгро”) халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Инде менә өченче ел бу уникаль вакыйга Татарстанныкын гына түгел, ә тулаем Россия аграрийларын бергә җыя. Быел үзләренең авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өлкәсендәге казанышларын һәм яңа эшләнмәләрен Россия генә түгел, чит ил компанияләре дә күрсәтә.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен әзерләү һәм уздыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы агымдагы вәзгыять  турында сөйләделәр.

 


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Казанда авыл төзелеше системасын төзүнең 65 еллыгына багышланган Президиум утырышы узды.


28
июнь, 2024 ел
җомга

Хезмәт сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының берләшкән һөнәр берлеге оешмасының чираттагы хисап-сайлау конференциясе узды.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән алар территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга  бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап  алу турында игълан  итә. 

Бу атнада Алексеевск районында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы чираттагы күчмә утырышын уздырды.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе (ДНП) АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 46 нчы республика  конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү маркетингы бүлеге консультантлары, аграр югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.

 

Бүген Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Нәселле сөт терлекчелеге  оешмалары  берлегенең 2023 елга эш йомгаклары һәм 2024-2030 еллар чорына каралган максатларга ирешү һәм бурычларны хәл итү өчен алга таба уртак эш» темасына киңәшмә узды.

 


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 7 нче республика конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International