Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы үзмәшгульләр өчен субсидияләр бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан ачык грунтта бәрәңге һәм яшелчәләр үстерүне арттыруны кызыксындыруга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Сайлап алу критерийлары:

эшчәнлекне Татарстан Республикасы территориясендә алып бару һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түләү;

физик затны һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә кую (исәптән төшерү) турында салым органы белешмәсе белән расланган салым режимын куллану.

Сайлап алу 2024 елның 18 сентябреннән 2024 елның 10 октябренә кадәр барачак.

Сайлап алу иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең “Электрон бюджет” интеграцияләнгән дәүләт мәгълүмат системасында башкарыла. Төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/federalniy-proekt-razvitie-otrasley-ovoshchevodstv-7800009.htm

Җаваплы хезмәткәр: Хәйретдинов Булат Гали улы, элемтә өчен телефон номеры: +7 (843) 221-76-54

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International