Әлки районында гибридларны сайлау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Восток Зернопродукт» АҖ базасында урып-җыю эшләре һәм туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев, «Красный Восток» ДК» ҖЧҖ генераль директоры Адел Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Чара барышында гибридлар сайлау, ашламалар куллану, туфракны төп эшкәртү һәм ашлык кукурузын җыю мәсьәләләре каралды.

Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасының 26 районында әле урып-җыю эшләре бара, ә 17 районда бөртекле культуралар суктыру төгәлләнде инде, дип сөйләде. Бүгенге көнгә 3 млн. 610 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 27,9 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International