Бу көннәрдә Санкт-Петербургта VII Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, аның урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнаша. Катнашучылар составына шулай ук республиканың балык сәнәгате предприятиеләре вәкилләре дә керде, болар: “Мамадыш балык заводы” ҖЧҖ, Лаеш балык заводы, Балык Бистәсе балык заводы (”КРУГ” ҖЧҖ), “Дары Волги” уылдык йорты һәм шәхси эшкуар (ИП) А.А. Подгорнов.
Форумда балык сәнәгатенең барлык өлкәләре вәкилләре - диңгездә балык тотудан алып соңгы кулланучыга илтеп җиткерүгә кадәр - катнаша. Болар - балык тоту һәм эшкәртү компанияләре, аквакультура һәм марикультура предприятиеләре, эшкәртү, кәсеп итү, судноларны җиһазлау өчен җайланмалар эшләүчеләр, суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау оешмалары, азык һәм өстәмәләр җитештерүчеләр, шулай ук төрү, саклау, йөк ташу буенча төрле чишелешләр тәкъдим итүче компанияләр.
Татарстан Республикасының балык сәнәгате предприятиеләре күргәзмәдә 30дан 70кә кадәр төрдә балык продуктлары ассортиментын тәкъдим иттеләр: какланган, ысланган балыклар, консервалар, котлетлар, купатылар, уылдык һәм бавыр. Мәсәлән, “Мамадыш балык заводы” ҖЧҖ 70тән артык төрдә балык продуктлары тәкъдим итте.