Татарстан Республикасы 64,4 мең тонна бөртекле культуралар экспортлаган

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексының тимер юл станциясеннән ашлык белән 43 вагон китте. 2024 ел уңышының 4 класслы өч мең тонна бодае (протеин 12,5%) Төркиягә экспортланачак.

2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясе фактта агымдагы бәяләрдә 457,6 млн долларлык экспортланган иде, 2022 ел белән чагыштырганда, үсеш 12,7 млн доллар.

2024 елның сентябрь башына экспорт күләме 256,5 млн долларга җитте. Бөртекле культуралар Якын Көнчыгыш һәм Кавказ арты илләренә, шулай ук Кытай, Һиндстан, Иран һәм Таможня Берлеге илләренә 10,3 млн долларлык экспортланды, натураль үлчәмдә 64,4 мең тонна. Шулардан 56,8 мең тонна арпа, 3 мең тонна бодай, 3,8 мең тонна кукуруз, май продукциясе 172,7 млн долларлык, 241,7 мең тонна; ит һәм сөт продукциясе 14,1 млн долларлык, 7,1 мең тонна; азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 23,2 млн долларлык, 25,5 мең тонна; АПКның башка продукциясе 36,1 млн долларлык, 63,2 мең тонна.

Агросәнәгать комплексы продукциясен дөньяның 52 иленә 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы экспортлый. Татарстан Республикасының экспортлау мөмкинлеге инвестиция проектларын, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International