Авыл хуҗалыгы культураларын десикацияләү буенча тәкъдимнәр

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә ашлыкның өлгерүен тизләтү һәм киптерү өчен чәчүлекләрне десикацияләү үткәрелә. Соң чәчелә торган һәм һава шартлары аркасында вегетациясе озынайган рапс һәм көнбагыш чәчүлекләре чәчәк ату фазасында бал кортларын җәлеп итә.

Шулай ук чык төшкәнгә күрә десикацияне төнге сәгатьләрдә үткәрү нәтиҗәле түгел, шуңа күрә эшләрне көндез башкаралар.

Десикантлар белән эшкәртүне кичен яисә көндез болытлы көндә башкару яхшырак, чөнки кояшлы һәм эссе көннәрдә десикацияләү бик тиз уза, әмма нәтиҗәсе түбәнрәк була. Иртән чәчүлекләрне десикант белән эшкәртергә киңәш ителми.

Десикантлар бал кортлары өчен хәвефлелек ягыннан 3 класслы пестицидларга керә, бал кортлары өчен бик куркыныч түгел – (хәтәрлек категориясе – түбән). Шуңа күрә бал кортларын десикантлар белән агуланудан саклау өчен аларның очуларын - кимендә 20 - 24 сәгатькә, бал кортларын яклау зонасын кимендә 2-3 чакрымга чикләргә киңәш ителә. Эшкәртүне җил тизлеге 4-5 м/секундтан артыграк булдмаганда (авиаэшкәртү 2-3 м/секундтан артыграк булмаганда) үткәрергә кирәк.

Авыл хуҗалыгы культураларын уракка төшү алдыннан десикацияләү ашлыкның өлгерүен тизләтү һәм киптерү өчен, шулай ук авырулар (мәсәлән, көнбагыш кәрҗиннәренең ак һәм соры күгәректән зарарлануы) булдырмау максатында башкарыла. Чәчүлекләрдә чүп үләннәре булганда, десикант аларны бетерә, бу исә уру-суктурының сыйфатын яхшырта.

Рапс чәчүлекләрен десикацияләү аның кузакларын кондицион дымлылыкка кадәр киптерә, рапсның барлык ян сабакларының өлгерү вакытын тигезли, бу исә урып-җыю вакытында май орлыкларының югалуын киметә һәм орлык материалын эшкәртүгә өстәмә чыгымнар таләп итми.

Рапс чәчүлекләрен десикацияләү барлык кузакларның 80%ка якыны табигый өлгереп җиткәндә һәм май орлыкларының дымлылыгы 25%тан артык булмаганда башкарыла. Орлыкларның дымлылыгы 25%тан артыграк булганда кузакларны эшкәртү орлыкларның чәчү сыйфатын киметә.

Көнбагыш орлыкларында май туплану процессы чәчәк атканнан соң 35-40 көнгә туктала, ягъни бу чорда физик өлгерү фазасы башлана. Алга таба үсемлекләрдәге һәм орлыклардагы су парга әйләнү процессы бара. Бу процессны тизләтү өчен десикантлар кулланалар.

Көнбагыш 15%тан артыграк ак яки соры күгәрек белән зарарланган очракта, десикацияләүне бераз - 30 -35 көнгә - иртәрәк үткәрәләр, ягъни чәчүлек тулысынча чәчәк атканнан соң һәм орлыкларның дымлылыгы 40%тан артмаганда.

Киптерү тизлеге һава температурасына, ашлыкның дымлылыгына һәм кояш инсоляциясенә бәйле.

Шулай ук десикацияләү уздырганнан соң урып-җыюга чыгу срогын да үтәргә кирәк - ул Россия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән «Пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогы»ның 6нчы баганасында күрсәтелгән (шушы көннәрдә кертелгән).

Бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау өчен “Россия Федерациясендә умартачылык турында” 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын үтәү таләп ителә:

1. Пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану буенча эшләр башкарылырга өч көннән дә соңга калмыйча, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү планлаштырылган җир кишәрлекләре чикләреннән 7 километрга кадәр аралыкта урнашкан торак пунктлар халкына шундый эшләр башкарылачагы турында массакүләм мәгълүмат чаралары (радио, матбугат органнары, электрон һәм башка элемтә һәм коммуникация чаралары) аша хәбәр итәргә тиешләр.

2. Пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану буенча планлаштырылган эшләр турындагы мәгълүматта түбәндәге белешмәләр булырга тиеш: 1) пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү планлаштырылган җир кишәрлекләренең чикләре; 2) эшләрне башкару сроклары; 3) эшләрне башкару ысулы; 4) куллану планлаштырылган пестицидларның һәм агрохимикатларның исемнәре һәм аларның хәвефлелек класслары; 5) куллану планлаштырылган пестицидларның һәм агрохимикатларның хәвефле үзлекләре турында белешмәләр; 6) бал кортларын ояларында изоляцияләргә тәкъдим ителә торган сроклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International