Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә укулар башланды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә бишенче мәртәбә укулар башланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Россельхозбанкның һәм Казан дәүләт аграр университетының белем бирү проекты «Кооперация» һәм «Балыкчылык» юнәлешләре буенча 35 кешене әзерләячәк. Укулар тәмамлангач, студентларга үзләренең бизнес-планнарын якларга ки рәк булачак, аларга кабат һөнәри әзерлек узу турында дипломнар биреләчәк һәм алар яңа авыл хуҗалыгы объектларын төзүгә керешә алачаклар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучыларның барысы да бүген авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә бәйле проектларны актив гамәлгә ашыралар, дип ассызыклады. Ә бу яңа эш урыннары булдыру һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

“Фермер мәктәбе” һөнәрдә үсәргә, үз бизнесы белән идарә итәргә өйрәнергә теләүчеләр өчен үзен мөһим проект буларак күрсәтте. Татарстанда кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдәге өлеше шактый зур, бу юнәлешкә республика рәисе Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар бирә. Берничә ел эчендә бу проект буенча 144 кеше укып чыкты, аларның һәркайсы бизнес-проектларын уңышлы якладылар, һәр бишенчесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

«Фермер мәктәпләре»нең яңа агымында Россия Федерациясенең 50 субъекты катнаша, шул исәптән 15 – беренче мәртәбә. Студентларның гомуми саны 1100 кешедән артып китә.

Проект «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International