Марат Җәббаров һәм Сергей Воскресенский эш сәфәре белән Татарстан Республикасы районнарында булдылар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский һәм министр урынбасары Гөлүс Баязитов эш сәфәре белән Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Питрәч муниципаль районнарында булдылар.

Алабуга муниципаль районында Марат Җәббаров, Сергей Воскресенский һәм Гөлүс Баязитов - “Фалалеев О.Ю.” КФХсының терлек чалу пунктында, Мамадыш районында - «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖнең ит комбинатында, Балык Бистәсе районында - “Габитов Р.М.” ДКФХның терлек чалу пунктында, Питрәч районында «Ак Барс» кошчылык комплексында булдылар.

“Фалалеев О.Ю.” КФХсында 2023 елда 385 тонна сөт һәм 97 тонна ит җитештерелгән. Ел ахырында хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны 138 баш һәм 2120 баш сарык булган.

«РМ АГРО» ҖЧҖ составына керүче «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖнең ит комбинаты тәүлеккә 80 -100 баш эре мөгезле терлек кертелә торган терлек абзарыннан, чалу, сөяктән аеру, төргәкләү һәм ярымфабрикат цехларыннан тора. “РМ АГРО” ҖЧҖ - ул технологик җитештерү чылбырын дәвам итүче терлек чалу линиясе булган ит эшкәртү комбинаты. Ит продукциясе җитештерүнең алдынгы технологияләрен кертү, роботлаштырылган технологияләрне һәм процессларны модернизацияләү казылыклар һәм ит эшләнмәләре җитештерү күләмен шактый арттырырга, әзерләнә торган продукциянең сыйфатын арттырырга һәм ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирә.

 

“Габитов Р.М.” ДКФХында 2024 елда 4500 баш эре мөгезле терлек чалынган, ит Татарстан Республикасы базарларына, кибетләренә һәм рестораннарына җибәрелгән. 2024 елда хуҗалыкның чәчүлек мәйданы 874 га тәшкил итә. Урып-җыю эшләре 1450 тонна ашлык суктырып алу белән тәмамланган.

“Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖендә кош-кортлар саны 1 млн 435 мең баш тәшкил итә, шул исәптән йомырка сала торган тавыклар - 120,8 мең баш. 2024 елның 8 аенда ит өчен үстерелгән кош-корт тере үлчәмдә 16 671,8 тонна тәшкил иткән һәм 15 883,5 мең данә инкубация йомыркасы җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International