Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында мөгезле вак терлекләрне сую пунктлары эше буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының статс-секретаре киңәшчесе Дмитрий Власенко, Татарстан Республикасы министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы терлек сую пунктларының сарык итен җитештерү буенча эш перспективалары мәсьәләләре каралды. Катнашучылар мөгезле вак терлекләрне сую пунктларының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм сарык итен җитештерү буенча эш перспективалары, сарыклар санын исәпкә алу һәм сарык итен җитештерү буенча хисаплылык булдыру турында фикер алыштылар.
Министр, йомгак ясап, мөгезле вак терлекләрне исәпкә алу һәм җитештерү буенча хисаплылыкны булдыру эшен көчәйтергә кирәклеге турында әйтте.