ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә шунда турыдан-туры катнашып һәм онлайн-форматта узачак.

2024 ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийлары Россельхозбанктан 10,4 млрд сум акча алганнар, шуларның 9,9 млрд сумы ташламалы шартларда бирелгән. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «АГРОВОЛГА - 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.

Татарстанга мелиораторлар тәҗрибәсен өйрәнергә Саха-Якутия Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павлова Сахаяна Афанасьевна җитәкчелегендә Саха-Якутия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрлыгы вәкилләре килде. Делегация составына «Мелиоводхоз идарәсе» ДБУ җитәкчесе Махаров Дмитрий Дмитриевич, «Игенчелек хезмәте» ДБУның Мегино Кангалас улусы баш агрономы Бурнашев Василий Николаевич, «Игенчелек хезмәте» ДБУның Усть-Алдан улусының баш агрономы Белолюбский Прокопий Алексеевич кергән.


5
июль, 2024 ел
җомга

Бүген «Агроволга 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең рәсми ябылышы булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты. Ул барлык катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм күргәзмәне оештыручыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республикада BELARUS «МТЗ-ШОУ» газ-мотор тракторларын профессиональ йөртү буенча Беренче республика чемпионаты узды.

«Агроволга 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында өченче тапкыр сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр йөреше буенча «Краса Агроволги» конкурсы уздырылды.

Бүгенге көндә "Агроидел" күргәзмәсе - Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә тулаем бөтен Россия өчен мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Агроволга-2024» (“ИделАгро”) халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына яңа автомобильләр тапшырды. Искәртеп узабыз, күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 3 июльдән 5 июльгә кадәр уза.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Сайлап алу 2024 елның 4 июленнән 3 августына кадәр уздырыла.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов Казанда компаниянең филиалын ачтылар. Идел буе федераль округында ул беренче шундый филиал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International