Бүген Министрлыкта “Смена-9” кроссы белән эшләү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең комплекслы экологик рөхсәт алу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский рәислегендә үзебезнең илдә эшләнгән «Смена-9» кроссы белән эшләү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең комплекслы экологик рөхсәт алу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары – статс-секретарь киңәшчесе Дмитрий Власенко, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда терлек һәм кош-корт сату тере үлчәмдә - 6,2%ка, йомырка җитештерү 17,2%ка арткан.

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы йомырка җитештерү буенча Россия Федерациясендә ныклы рәвештә 6нчы урында тора (РФ буенча гомуми күләмнән 3,3%), сую өчен тере үлчәмдә кош-корт үстерү буенча 11нче урында (РФ буенча гомуми күләмнән 3,1%).

Дмитрий Власенко үзебезнең «Смена-9» ит кроссын үстерү турында сөйләде. Кросс Корниш һәм Плимутрок токымнары нигезендә барлыкка килгән һәм 2020 елда теркәлгән. Бройлерларның расланган генетик потенциалы: уртача тәүлеклек артым - 74 г; сую өчен тере авырлык - 2965 г; азык конверсиясе - 1,43 кг/кг. «Смена-9»ның өстенлекләре: бройлерларның саклану күрсәткечләре, итнең органолептик үзлекләре, әтәчнең репродуктив үзенчәлекләре һәм тавыкларның яраклашу үзенчәлекләре.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының эре кошчылык предприятиеләре вәкилләре үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

“Бөгелмә нәсел репродукторы” филиалының җитештерү буенча директоры Денис Торюша: «Бүгенге көндә “Самара бройлеры” ҖЧҖ мәйданчыкларында 402 519 баш кош-корт бар, шулардан 302 663 - ата-ана кош-корт формасында. 2024 елның 8 аенда 33983 мең данә йомырка җитештерелде (2023 елга карата 185%), айга 14 данә йомырка, кош ите 1037 тонна җитештерелде (2023 елга карата 164%)”.

“Чаллы Бройлер” ҖЧҖенең баш зоотехнигы Дамир Солтангәрәев: “2024 елның 8 аенда “Чаллы Бройлер” ҖЧҖендә 88 мең тонна кош ите җитештерелде. Татарстан Республикасы буенча өлеше - 61%. Йомырка 48 млн. 46 мең данә җитештерелде”.

“Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Андреев: “Агымдагы елның 8 аенда Питрәч районында “Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖендә сую өчен тере үлчәмдә 16,9 мең тонна кош ите җитештерелде, тәүлеклек артым - бер башка 61 грамм туры килә һәм 15,8 мең данә инкубация йомыркасы җитештерелде. Зеленодольск районында - 16,7 мең тонна, бер башка уртача тәүлеклек артым - 62 грамм”.

“Вита” ҖЧҖ директоры урынбасары Руслан Вәлиуллин «Камский бекон» ҖЧҖенең комплекслы экологик рөхсәт алуына бәйле вәзгыять турында сөйләде: “Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару һәм калдыклар ташлау чыганакларына инвентаризация ясалды (атмосфера һавасына чыгарыла торган һәм су объектларына агызыла торган зарарлы матдәләр составы һәм күләме турында белешмәләр) НДВ (зарарлы матдәләр чыгаруның рөхсәт ителгән чик нормативлары) санэпидэкспертизада, 20 сентябрьдә эксперт бәяләмәсе чыгу планлаштырыла, аннары - Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзорга) - санитария-эпидемиология бәяләмәсен алу өчен.”

Сергей Воскресенский киңәшмәгә йомгак ясады һәм кошчылык предприятиеләрен Татарстан Республикасы территориясендә үзебезнең ил кроссларын җитештерүгә җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International