Бүген Казанда Татарстан мәгариф учреждениеләренең ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгыярминкәсе узды. Агросәнәгать паркында җәелдерелгән сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков йөреп чыкты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов, вице-премьер - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры ЭнгельФәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасыделегациясе Мәскәүдә «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Татарстан «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша, ул 8-11 октябрьдә Мәскәүдә уза. Безнең республиканың экспозициясе 200 кв.м, Россиянең башка субъектларыныкыннан шактыйга күбрәк. Татарстан Республикасы аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.