ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген «Пирамида” сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б.лар катнашты.
Узган атнада Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә«Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрдә була торган аеруча куркыныч һәм йогышсыз авырулар буенча эпизоотик вәзгыять мониторингы системалары” темасына киңәшмә узды. Чара “РТИ” ачык акционер җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында «Татарстан Республикасы территориясендә биологик куркыныч янаулар мониторингының пилот интеграцион үзәген киңәйтү» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

5
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап чыкты. Гадәттәге көзге ярминкәләр Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында узды.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елда Татарстан АПК эшенә йомгак ясады.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республиканың аграр секторына чит ил һәм федераль инвесторларны җәлеп итү зарурлыгына аерым басым ясады.
Бу атнада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре якшәмбе көнне, 5 октябрьдә, узачак. ЯрминкәләрТатарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында узачак.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 1 октябренә Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы идларәсе органнарының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 38,8 млн. гамәйданда, ягъни, юкка чыкканнарын һәм азык өчен җыелганнарын исәпкә алып, чәчү мәйданының85,9%ында суктырылган (узган елда – 36,0 млн. га булган). 97,6 млн. тонна ашлык җыелган (узган елда – 78,6 млн. тонна), уңдырышлылык – гектардан 25,2 центнер (узган елда – 21,8 ц/га).
Татарстан Республикасының Түбән Кама районы фермеры мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрен бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итә. “Земляки” КФХ башлыгыВладимир Аппаков балалар бакчаларына 400 тонна бәрәңге һәм 120 тонна яшелчә җибәрде.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төрле елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Министрлыкта бу күркәм традиция күп еллардан бирле бара инде.
30 сентябрьдә “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБКБУ базасында галимнәр Удмуртия авыл хуҗалыгы белгечләре белән очраштылар. Очрашуда Вавожск районы авыл хуҗалыгыидарәсе башлыгы Юрий Найманов, Мичурин ис. хуҗалык җитәкчесе Владимир Капеев, хуҗалыкның баш агрономы Борис Борисов катнашты.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы чаралары кысаларында 2014 елның августыннан декабренә кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия өчен гадәти (милли) спорт төрләре буенча Бөтенроссия ярышлары (алга таба - Ярышлар) уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International